Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Тот рульне, тот туры...

Россиядә октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 27нче октябрьгә туры килә.

Бүгенге тормышны автомо-бильсез күз алдына да китереп булмый. Профессиональ шофер-лар өчен дә, машина йөртү таныклыгын әле яңа гына алганнар өчен дә уртак бәйрәм ул. 
Заманында төрлечә уздырып караганнар аны. 1976 елда «Автотранспорт хезмәткәре көне турында» Указ чыга. 1980 елда ул «Автомобильче көне»нә үзгәртелә. 1996 елдан «Автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне» буларак үткәрелә. 2000 елдан һөнәри бәйрәмнәр аерым уздырыла башлый. Юлчылар – октябрьнең өченче якшәмбесендә, шоферлар соңгы якшәмбесендә бәйрәм итәләр. Барыбызга да хәерле, имин юллар!

  • Россиядә беренче машина йөртү таныклыгы 1900 елда бирелгән.
  • «Шофер» сүзе француз теленнән кергән. Ул «кочегар, ягучы» дигәнне аңлата. Беренче автомобильләрнең двигательләре парга эшләгән. Шофер руль артында утырмаган, ә машина миченә күмер ыргыткан. 
  • Машина йөртү таныклыгы күпчелек ил-ләрдә, Россиядә кебек үк, 18 яшьтә бирелә. Австралия һәм Бөекбританиядә – 17 яшьтә, АКШның кайбер штатларында 14-15 яшьтә «права» алырга мөмкин.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев