2нче октябрь – түбәтәй көне
Татар егетенең баш киеме, ни дисәләр дә, түбәтәй инде!
«Түбәтәй» сүзе төрек телендә «түбе», «өс, түбә» дигәнне аңлата. Түбәтәйне Урта Азиядә, Әфганстанда, Иранда, Төркиядә, Идел буе татарлары, башкортлар үз итә.
Бик борынгы бабаларыбыз ук түбәтәйне яратып кигән. XV − XVI гасырда ясалган стена рәсемнәрендә үк түбәтәй формасындагы баш киемен күрергә мөмкин.
Түбәтәй − гади баш киеме генә түгел. Иясенең инсафлыгын, дингә бирелгәнен дә күрсәтә ул. Менә шуңа күрә дә халыкта диндар кешеләргә карата: «Ул түбәтәй белән туган», диләр.
Түбәтәйләрнең формалары бик күп. Көндәлеккә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.
Фаил Ислам фотосы.
Түбәтәем дә бар (әкият). Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/kiyat/tubataem-da-bar
Түбәтәйле кыярлар. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/shigriyat/tbtyle-kyyarlar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев