Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Татарстан Республикасы флагы көне

29нчы ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне

1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.

Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. 

Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Шулай ук яшел төс Ислам төсе. Ак төс чисталыкны, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе.

Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә ул көн истәлекле тарихи мизгел.

Флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев