Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Степлерның туган көне

5нче март — степлерның туган көне.

Степлер — гади, әмма бик файдалы канцелярия кирәк-ярагы. Кайбер чыганаклар буенча, ул 1867 елда барлыкка килгән. 

Аның беренче варианты бик гади булмаган. Башта америкалы Джордж Мак Гилл махсус кыскычлар уйлап тапкан. Алар ярдәмендә кәгазьләрне авыр пресс белән беркеткәннәр. Мондый җайланма белән юка кәгазьне генә тишеп булган.

Офисларда степлер 1914 елдан күренә башлый. 500 кешелек коллективка нибары бер җайланма белән эш итәргә туры килә.

Хәзерге степлерның дизайны үзгәрсә дә, эчке төзелеше һәм эш тәртибе нәкъ элеккечә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев