Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Оптимистмы син? (тест)

27нче февраль - оптимистлар көне

Оптимистмы син?

 

1. Синең төшләрең:

а) куркыныч;

б) аңлаешсыз;

в).төсле;

г) матур, якты, рәхәт.

 

2.Йокыдан тору белән нәрсә турында уйлыйсың?

а) Һава торышы;

б) яраткан эшең;

в) яратмаган эшең;

г)яраткан кешең;

д)яратмаган кешең турында.

 

3.Иртәнге ашың ничек уза?

а) Иртәнге ашның билгеле вакыты бар, башта өстәлне матур итеп әзерлим, аннары ашыкмыйча утырып ашыйм;

б) иртәнге аш вакытында йокы туймаганга зарланам;

в) ашаганда сөйләшергә яратам;

г) еш соңга калам, шуңа тиз-тиз генә ашыйм.

 

4. Газета укыганда беренче чиратта нинди материалларга игътибар бирәсең?

а) Икътисади һәм сәяси яңалыкларга;

б) спортка;

в) мәдәниятка;

г) газета укымыйм.

 

5. Аянычлы, кайгылы хәбәрләрне укыгач:

а) сиңа барыбер;

б) үзең белән дә шундый хәл булмасын, дип борчыласың;

в) ачуың килә;

г) дөньяда шундый хәлләр дә була икән, дип уйлыйсың.

 

6. Таныш булмаган кеше белән беренче тапкыр очрашканда, үзеңне ничек тотасың?

а) Үзең сүз башлыйсың;

б) аның эндәшкәнен, ни дә булса сораганын көтәсең;

в) яңа танышыңны кызыксынып күзәтәсең;

г) күзәтәсең, әмма бер нәтиҗә дә ясамыйсың.

 

7. Кешеләр җыелган урында кемнең дә булса сине күзәткәнен тойсаң:
а) кай җиремдә кимчелек бар икән, дип уйлыйсың;

б) бу сиңа күпмедер дәрәҗәдә ошый да;

в) тиз генә көзге табып үзеңне карыйсың;

г) син битараф, моңа исең дә китми.

 

8. Таныш булмаган шәһәрдә кирәкле адрес буенча барырга кирәк:

а) такси чакыртасың;

б) танышларыңнан сораштырасың;

в) үзең табарга тырышасың;

г) табалмамын, дип борчыласың.

 

9. Һәркөн мәктәпкә килгәч, беренче уең:

а) көнем шәп узачак;

б) вакыт тизрәк үтсен иде;

в) сыйныфташлар белән күңелле;

г) бу иң авыр көн.

 

10. Нинди дә булса уенда оттырсаң:

а) күңелең төшә;

б) җиңгәнчегә кадәр уйныйсың;

в) уен - уен инде, кемдер җиңелә, кемдер ота, дип уйлыйсың.

г) җиңү юлларын табарга тырышасың.

 

11. Син - табын янында. Алдыңа зур тәлинкә белән ниндидер бик тәмле ризык куйдылар:
а) аңа "ташланасың»;

б) тазарудан куркасың;

в) ашап бетерәсең, әмма күбрәк ашадым бугай, дип уйлыйсың;

г) эчең авыртудан куркасың.

 

12. Яраткан яки ошатып йөргән кеше белән сүзгә килдегез, ди:

а) ныклап талашып китүдән куркасың;

б) моңа бик тыныч карыйсың: «Димәк, шулай кирәк булган»;

в) ничек кенә булса да, тиз дуслашуыгызга ышанасың;

г) «Гел бертөрле тыныч мөнәсәбәтләр кызык та түгел инде», - дип уйлыйсың.

 

13. Үзеңне көзгедән карагач:

а) гомумән алганда, ошыйсың;

б) тазарып киткән кебек тоеласың;

в) башкалар кебек үк: артык та, ким дә түгелмен, дип уйлыйсың;

г) гимнастика белән шөгыльләнергә кирәк, дигән нәтиҗәгә киләсең.

 

14. Дустың белән мөнәсәбәт:

а) миннән дә тугры дус бар микән, дигән фикердә торасың;

б) еш кына:«Аңа минем белән күңелле микән?» - дип уйланасың;

в) мин һәрвакыт борчуда, ә дустым мине юатырга тиеш, дип саныйсың;

г) бернәрсә турында да кайгырмыйсың.

 

15. Имтихан биргәч, нәтиҗәсен көтәсең:

а) борчыласың;

б) бөтенесен дә белеп бетереп булмый инде, дип уйлыйсың;

в) уңай билге булыр, дип уйлыйсың;

г) ничек булса дабулды инде, дип килешәсең.

 

16. Һәркөнне кешеләр белән аралашканда, син:

а) урынына, вакыйгага карап, йә ачык йөзле, йә «салкын» буласың;

б) таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга белмисең;

в) болай итсәм, ничек уйларлар микән, дисең, кыскасы, сүзеңне уйлап кына сөйлисең;

г) үзеңне башкалардан яхшырак дип уйлыйсың.

 

17. Сәяхәткә әзерләнәсең, ди:

а) барысын да җентекләп планлаштырасың;

б) ничек кенә әзерләнсәм дә, барыбер планнар бозылыр, дип уйлыйсың;

в) әллә ни борчылмыйсың, шуңа бик әзерләнмисең дә;

г) китәсе көнгә кадәр үзеңә урын табалмыйсың.

 

18. Бу төсләрнең кайсысы ошый?

а) кызыл;

б) соры;

в) яшел;

г) зәңгәр.

 

19. «2» ле алдың, ди:

а) иртәгә төзәтәм, дип уйлыйсың;

б) баш бәласе түгел, дип саныйсың;

в) өйрәнмәдем шул, үзем гаепле, дисең;

г) мәктәпкә барганда, каршыма кара песи очраган иде, дип уң килмәүдән күрәсең;

д) «2»ле дә билге инде, дип юанасың.

 

20. Сайлау мөмкинлеге булса, нишләр идең:

а) зур гына акча алыр идем;

б) теләгән югары уку йортына керер идем;

в) тарихка кереп калырдай берәр нәрсә уйлап табар идем;

г) тугры дус табар идем.

 

Ачкыч

(җавапларны сана)

 

нәтиҗәләр:

4-35

Син бик пессимист. Моның белән ни дә булса эшләргә кирәк инде, гел пессимизмга бирелеп утырырга ярамый бит. Үзең пессимист булсаң да, дусларың оптимист булсын инде.

36-47

Сине пессимист дип тә, оптимист дип тә әйтеп булмый. Ләкин күп очракта пессимизм өстен чыга. Һәркөнне үзеңне ни белән булса да сөендерергә тырышып кара.

48-60

Син тормышка бик аек карыйсың. Ләкин зарланудан арына алмыйсың .

61-75

Һәр эштән уңай нәтиҗә көтәсең. Үзеңне оптимист дип санасаң, ялгышмассың.

76-90

Син тумыштан оптимист! Һәм үзеңне һәрвакыт хаклы дип уйлыйсың. Ләкин бу сыйфатың кайчакларда үзеңә комачаулап та куя.

91-100

Бу оптимизм түгел инде, ә җилбәзәклек. Сак бул!

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тест оптимист