Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Зур үзгәрешләр көне

28нче март – зур үзгәрешләр көне.

Зур үзгәрешләр көне кайчан бәйрәм ителә?

Барлык кешеләргә дә тормышта вакыт-вакыт җитди үзгәрешләр кирәк. Кайвакыт, тәвәккәл адым ясаганнан соң бөтенләй яңа тормыш башлана. Ләкин без барыбыз да мөһим карарларны кичектереп торырга, мөһим гамәлләрне киләсе дүшәмбегә күчерергә һәм тагын бераз комфорт зонасында калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтылабыз. Нәкъ менә шундыйларның үз бәйрәме барлыкка килгән. Зур үзгәрешләр көне 28нче мартта билгеләп үтелә. Бу моңарчы куркып йөргән эшләрне башкарырга менә дигән сәбәп.

Бәйрәмнең тарихы

Бу көннең рәсми тарихы юк. Мөгаен, берәр кеше тормышын үзәгәртү өчен киләсе дүшәмбене (ел башы, ай башы) көтүдән туеп, глобаль үзгәрешләрне елына бер тапкыр башкарырга карар иткәндер. Бу фикерне башка кешеләр дә хуплаган, шуңа күрә ул дөньяның төрле илләрендә тарала башлаган. 

Ниндидер үзгәрешләргә таба беренче адымны ясау җитә – әмма беренчесе ул иң катлаулысы. Зур үзгәрешләр көнен берәр яңалык белән, мәсәлән, моңарчы эшләмәгән булсагыз, зарядка яисә иртәнге йөгерү белән башлап җибәрергә мөмкин.

Эшкә барганда яки эштән кайтканда гадәттәге маршрутны үзгәртергә була, күбрәк вакытны ачык һавада үткәрегез, өйне кирәкмәгән чүп-чардан арындырыгыз, яңа әйберләр өчен урын булдырыгыз. Якыннарыгызга рәхмәт әйтегез, рәхмәт әйтергә оялмагыз.

Бәйрәмне билгеләп үтү

Бу бәйрәмне төрлечә билгеләп үтәргә була. Мисал өчен, күңелле мәҗлес ясап, туганнарыгызны, дусларыгызны чакырып була. Ләкин бу кичке вариант. Ә менә иртән һәм көндез элек эшләмәгәнне эшләргә, ниндидер хәлиткеч карар кабул итәргә кирәк.

Эшне алыштыру, ниндидер курсларга яки берәр мәктәпкә язылу булсынмы ул – элек эшләргә куркып торган һәр гамәл бу көнне урынлы булачак.

Сез башка шәһәргә яки башка илгә күченергә, үз эшегезне ачарга, иҗатта яки башка яңа эштә үзегезне сынап карарга, йорт төзи башларга карар итә аласыз – үзгәрешләр энергиясе һәр кешегә үз көченә һәм якты киләчәккә ышанырга ярдәм итәчәк.

Зур үзгәрешләр көне Беларусь, Россия, АКШ, Украинада билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев