Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мармелад көне

15 февральдә желе мармелад көне билгеләп үтелә.

15 февральдә желе мармелад көне билгеләп үтелә. Желатин кушып ясалган һәм шикәр комында әвәләнгән желе мармеладлары төрле төсле һәм бик тәмле була. 
Мармеладны яратабыз инде барыбыз да. Бигрәк тә күп итеп ашарга. Бик беләсегез килсә, аны ашап кына калмыйлар, хәтта дөнья күләмендә рекорд куяр өчен дә кулланалар икән. Ничек итеп дисеңме?

Рекордчылар мармеладтан 32,80 квадрат метр мәйданны биләгән мозаика ясаган. Мондый мозаика рәсми рәвештә дөньяда иң зурысы дип танылган. Һәм бу мозаика Гиннессның рекордлар Ккитабына кергән. Ләкин аны ясар өчен ничә мармелад кулланылганы билгеле түгел, чөнки аның исәбе санап бетергесез булган.

Сез нинди мармелад яратасыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев