Каһвәнең төрләре
17нче апрель - Халыкара кофе көне. ☕ Бу эчемлекнең төрләре бик күп. Әйдәгез, шулар белән танышабыз.
Эспрессо – иң төп каһвә эчемлеге, аның нигезендә уннарча яңа ысул барлыкка килгән. Эспрессо -каһвә машинасында ясалган алтынсу күбекле кара каты каһвә.
Американо – 1:2 яки 1:3 исәбенә кайнар су белән кушылган эспрессо. Кайчакта кайнар су аерым бирелә. 
Латте – өстенә күпертелгән сөт күбеге һәм җиләк-җимеш сиробы агызылган сөтле эспрессо. 
Капучино – күпертелгән сөт һәм карамель сиробы салынган сөтле эспрессо. 
Лунго – күп итеп су салынган эспрессо. 
Глясе – туңдырма кисәге салынган суытылган каһвә. Трубочка белән эчәләр.
Раф кофе – сөт өсте һәм ванилинлы шикәрле эспрессо. Капучинаторда кабарталар. 
Макиато – эспрессо белән сөтне катлам-катлам итеп агызган каһвә төре. Өстендә сөт күбеге.
Ирландча каһвә – ирланд виские, шикәр комы һәм күпертелгән сөт өсте салынган каһвә төре. 
Ристретто – су күләме ике тапкыр азрак салынган эспрессо. 
Латте макиато – эспрессога караганда сөт 2-3 тапкыр күбрәк салынган макиато. 
Аффогато – өстенә кайнар эспрессо агызылган ванильле туңдырма, ликёр өстәргә мөмкин. 
Айс кофе – бозлы салкын эспрессо, сөт өсте белән бизәлә, корица, шикәр өстәргә мөмкин. 
Фраппе – боз белән катнаштырган, кабартылган сөт өсте салган каһвә төре. 
Бичерин – туринча каһвә, 3 катлы була: сөтле кайнар шоколад, эспрессо һәм кабартылган сөт өсте. Өстен уылган шоколад һәм бөтнек белән бизиләр. 
Доппио – ике порция эспрессо. 
Колд брю – салкын ысул белән пешерелгән кофе (төнәтелгән). 
Кон Панна – каты итеп күпертелгән сөт өсте һәм вакланган корица сибелгән эспрессо. 
Флэт уайт – күбекләндерелгән кайнар сөт өстәлгән ике порция эспрессо. 
Бреве – сөт өсте һәм сөт салынган эспрессо. 
Бомбон (Бонбон) – куертылган сөт салынган кара каһвә. 
Коретто – әз генә граппа яки виски салынган эспрессо. 
Фреддо – сөт, карамель сиробы һәм боз салынган эспрессо. Кабартып эчәләр.
Мокка (Моккачино) – сөт, күпертелгән сөт өсте, карамель сиробы һәм уылган шоколад салынган эспрессо. 
Трипло – өч порция эспрессо. 
Марочино – какао-порошогы салынган, күпертелгән сөт һәм шоколад сиробы белән бизәлгән эспрессо. 
Романо – римча каһвә: лимон согы салынган һәм уылган лимон кабыгы белән бизәлгән эспрессо. 
Бал белән Раф – ванильле шикәр урынына бал салынган раф. 
Кафе-о-ле – французча сөтле каһвә. Эспрессо, американо, туркада пешерелгән кара каһвә нигезендә ясарга мөмкин.
Кон Йело – боз тулы стакан белән бергә бирелә торган эспрессо. 
Торре – бик биек итеп кабартылган сөт күбеге белән бизәлгән ике яки өч порция эспрессо.
Брюло – башта уылган лимон һәм әфлисун кабыгы, уылган корица, канәфер, шикәр һәм коньяк катнашмасын яндыралар. Аннары шуны каһвә белән сүндерәләр. Әлеге эчемлекне сөзеп табынга бирәләр.   
Гибралтар – флэт уайтка охшаган сөтле-каһвәле коктейль, сөт әзрәк күләмдә салына. 
Рэд ай (кызыл күз) – фильтр-кофеваркада пешерелгән каһвә катнашмасы һәм эспрессо. 
Буллетпруф – каһвә, акмай, кокос мае катнашмасы. 
Меланж – сөтле каһвәнең Австрия варианты, кафе-о-лега охшаган. 
Гильермо – лимон урынына лайм салынган романоның Испания варианты. 
Масала – төрле тәмләткечләр салынган Индия каһвәсе, сөт һәм сөт өсте кушып пешерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
 
                                                
                        
                    
Нет комментариев