Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

11нче октябрь – Юлсыз җирләрдә йөрү көне

Туристларның бер шәп девизын беләсезме, дуслар? Яхшы юллар беткәч, чын сәяхәтләр башлана, ди алар.

Автомобильдә экстремаль йөрүгә багышланган бик кызыклы бәйрәм дә бар. 11нче октябрьдә Юлсыз җирләрдә йөрү көне билгеләп үтелә. 1913 елның нәкъ менә шушы көнендә Россия автомобильчеләре беренче тапкыр начар, төзек булмаган юлларда ярышлар уздыралар. Бүген без аны автокросс, дип атыйбыз.

Болар барысы да ял һәм спортның иң экстремаль, актив төрләренең берсе – офф-роуд белән бәйле, ул инглиз теленнән «юлсызлык» дигәнне аңлата. 

Хәзерге вакытта каршылыклы, юлсыз урыннарда йөрергә яратучылар шактый. Аларның максаты – баткак-сазларны җиңә-җиңә, бер ноктадан икенче ноктага көндәшләрдән беренчерәк барып җитү. 

Тизлек – иң зур проблема, ди ярышларда катнашучылар. Артык зур тизлек белән барсаң, автомобильгә зыян китерергә яки батып калырга да мөмкин.

Оештыручылар кайберәүләргә шәхси маршрут төзиләр. Мондый сикәлтәле юлларны узу өчен, кыюлык, сабырлык һәм өлгерлек бик мөһим.

Фотолар Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев