Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр

Синең абыең яисә апаң, энең яисә сеңелең бармы? Әгәр бар икән, син дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе!

Туганнарың булу – зур бәхет инде ул. Кечкенә вакытта аның белән туйганчы уйныйсың, бер-береңә ярдәм итәсең. Үсә-төшкәч, андый кешең булу бигрәк тә мөһим әле ул!

10нчы апрель көнне күп кенә илләрдә абый-сеңел көне билгеләп үтелә икән.  Бераз тарихына күз салып узсак, бәйрәмгә Индиядә нигез салына. Анда бу көнне зурлап уздыралар: киенеп-ясанып табын коралар, бер-берсен котлыйлар. Сеңлесе абыйсына иминлек, бәхет һәм матур язмыш тели. Абыйсы исә аны сакларга, янында булырга һәм авыр чакларда ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Шулай ук, символик бүләкләр тапшырып, бер-берсенең кәефләрен күтәрәләр. Озакламый бу бәйрәм башка илләргә дә тарала.

Шунысы кызык – мәдәният, сәнгать дөньясында бер туганнарга иҗади яктан берләшү, гомумән, хас икән. Абый белән сеңел генә түгел, кыз туганнар да үзара берләшеп, ярдәмләшеп, еш кына бик кызыклы уртак проектлар уйлап таба.  Һәм бу аларның һәркайсын яңа яктан ачарга мөмкин.

Абый-сеңел дуэты

Көндәлек тормышта гына түгел, хәтта эштә дә, ашта да дигәндәй бергә булган туганнар күп. Мәсәлән, татар эстрадасына күз салсак, анда абый-сеңел, туганнар дуэты юк түгел. Алар арасыннан Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар һәм башкалар.

Шундыйлардан Ришат Төхвәтуллин һәм аның сеңлесе Айгөл дуэтын да санарга буладыр, мөгаен.

Эстрада җырчысы, Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны бик күпләр (шул исәптән яшьләр дә) яратып тыңлый. Җырчы гаиләдә берүзе генә түгел. Аның бертуган абыйсы һәм сеңлесе бар. Сеңлесе Айгөл, абыйсы кебек үк, сәнгатькә якын. Эстрада җырчысы булмаса да, Ришат Төхвәтуллин концертларында чыгышлар ясап, тамашачыны таң калдырган иде. Алар башкаруында берничә абый-сеңел дуэты дөнья күрде.

Грей һәм Регина

Популяр җырчы Элвин Грейның да сеңлесе бар. Исеме – Регина. Алар һәрвакыт бергә, хәтта гастрольләрдә дә аерылмыйлар. Һөнәре буенча сәнгатьтән бик ерак булса да, Регина яраткан абыйсына концертлар вакытында ярдәм итә: киемнәрен хәстәрли, үтикли, төркемдәгеләрнең иминлеген кайгырта. Кыскасы, абыйсы чын күңелдән сеңлесенә ышана.

Кызлы йорт

«Туганнарым» җыры белән танылган бертуган Ганиуллиналар аерым игътибарга лаек. Үзләре генә түгел, исемнәре дә искиткеч матур. Алар биш кыз: Рәфинә, Резедә, Люция, Илсөя һәм Гөлсу. Берсеннән-берсе талантлы кызлар эстрадада һәрберсе үз урынын тапты. Күз алдыгызга китерегез әле, бер гаиләдән биш артист! Рәфинә (танылган баянчы Рәзил Камаловның хатыны), Резеда һәм Илсөя (эстрадада ул Аиша тәхәллүсе белән чыгыш ясый) бик матур итеп җырласа, Люция белән Гөлсу төрле жанрда менә дигән итеп бииләр. Ә барысы бергә җыелышып концертлар куйса, бу инде чын могъҗизага әверелә. Сүз уңаеннан, алар оештырып килгән «Кызлы йорт» проекты берничә ел рәттән халык күңелен яулады.

Гүзәл-Гөлназ Уразовалар

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова (эстраданың кабатланмас җырчысы һәм дүрт бала әнисе) да гаиләдә үрнәк апа. Уразованың Гөлназ исемле сеңлесе һәм Раушан исемле энесе бар. Җырчы сүзләренчә, алар өчесе өч төрле. Гүзәл белән Гөлназны аерып карасак, Уразовага хәрәкәт кирәк, аңа бер урында тик утырмау хас. Ә сеңлесе, киресенчә, салмак кына эш итә, тынычлыкны ярата икән. Тик бу сыйфатлар аларга иҗатта бергә кайнарга комачау итми. Талантлы гаиләдә бары тик сәләтле балалар гына тугангадырмы, Гүзәлнең сеңлесе Гөлназ да бик матур җырлый.  Аның да сәхнәдә үз исеме һәм үз урыны бар. Тик ул апасы кебек Уразова фамилиясен йөртми. Без аны Гөлназ Халикова буларак беләбез. Бу аның иренең фамилиясе. Апа белән сеңелнең бергә башкарган җырлары бик күп. Халык та бу дуэтны бик яратып кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев