Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Бәйрәмнәр

Иң яшь уйлап табучылар

17нче гыйнвар дөнья күләмендә Балалар уйлап табулары көне буларак билгеләп үтелә.

Су чаңгыларын, мехлы «колак»-наушникларны, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны нинди уртак үзенчәлек берләштерә дип уйлыйсыз? Хикмәт шунда – аларның барысын да балалар уйлап тапкан икән.

Ул танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп үткәрелә башлаган. Беренче ачышын – аякка бәйләнгән йөзгеч такталарны (ластларны) Франклин 1718 елда нибары 12 яшендә уйлап тапкан. Ул бервакыт аякларына такталар бәйләп йөзгән һәм нәтиҗәдә иптәшләрен әллә кая артта калдырып киткән.

Шулай ук америкалы 13 яшьлек Бенни Бенсон 1926 елда үзенең эскизы белән  Алясканың Дәүләт флагы бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган.

Бүген без яратып уйный торган батутны да балалар уйлап тапкан бит. Әлеге идея 1930 елда 16 яшьлек  Джордж Ниссенның гимнастлар катнашкан спорт бәйгеләрен карап утырганда башына килгән.

Смартфоннар өчен «зарядка»

Балалар соңгы елларда да фантазиягә бай булулары белән шаккаттыралар. 2013 елда Калифорниядә яшәүче 17 яшьлек мәктәп укучысы Эйша Кхаре смартфоннарны тиз арада корырга мөмкинлек бирә торган җайланма әзерләгән.   Иң кызыгы – ул моны үзенә кирәк булган өчен эшләгән.  14 яшьлек Джек Андракның якын дусты рактан үлгән.  Бу вакыйга малайга шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул 7 ай буе лабораториядән чыкмыйча, рак белән авыручыларга чирнең башлангыч чорында ук диагноз куярга мөмкинлек бирә торган тестер уйлап тапкан.

Акыллы домофон

Безнекеләр дә кимен куймый! 17 яшьлек Сергей Лукьянов 2014  елда кылый күзлелекне дәвалау ысулы тәкъдим иткән. 13 яшьлек Катя Трушева космик корабльнең яңа төрен уйлап тапкан.
Ә Яшел Үзән шәһәреннән Илдар Гайнанов акыллы домофон иҗат иткән. Домофон әлеге подъездда яшәүчеләргә һава торышын яисә кайнар суның туктатылуын, яисә янгын куркынычын хәбәр итәргә мөмкин.

КАИ студентлары исә акча китерә торган җайланма - антирадарлар да сизә алмый торган радар(«Автодория») уйлап тапканнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре күңеленә бик хуш килгән бу җайланма тиз арада кулланылышка кереп тә киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев