Февраль ае бәйрәмнәре
Гомер дигәнең бигрәк тиз уза да китә... Әле генә Яңа елга әзерләнеп, сихри могҗиза көткәндәй, 2022нче елны каршы алган идек, баксаң кышның соңгы ае – февральгә дә аяк басканбыз икән!
Ә бу инде язга да күп калмады дигән сүз. Бик тиздән кошлар сайравын ишетербез, кояш нурларына күмелербез, табигатебез уяныр, бар дөнья яшеллеккә күмелер... Монысы әле киләчәктә. Ә бүген февраль ае бәйрәмнәрен барлап үтәргә тәкъдим итәбез.
2 февраль — Сталинград сугышы көне.
8 февраль — Рәсәй Фәне көне.
10 февраль — Пушкинны искә алу көне.
14 февраль — Изге Вәли көне.
15 февраль — Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне.
21 февраль — Халыкара туган тел көне.
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев