Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Дәресләрдән качу көне

7нче март - Россиядә дәресләрдән качу көне буларак билгеләп үтелә икән.

Үз гомерендә бер тапкыр булса да дәрестән качмаган кеше юктыр ул. Укытучылар һәм әти-әниләр бу күренеш белән көрәш алып бара. Әмма ләкин дәрестән качуның бер официаль көне бар. Ул бүген - 7нче март. 7нче март - Россиядә дәресләрдән качу көне буларак билгеләп үтелә икән.

Яз башы... Иң дәрестә утырасы килми торган вакыт инде бу. Шулай ук, бу 8нче март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә әзерләнү көне.

Дәресләрдән качу көнендә саф һавада күбрәк булу, мәктәпкә карашыңны үзгәртү мәслихәт. Иң тәртипле укучыларга да бу көнне чираттан тыш ял ясап алу рөхсәт ителә. Ә менә регуляр рәвештә дәрес калдыручы укучылар, киресенчә, укытучыларны шаккаттырыр өчен дәрестә кала алалар.

Бу көнне дөньяның бик күп илләрендә билгеләп үтәләр:

  • Польшада 21 мартта рәсми рәвештә дәрес калдыру көне уза. Укытучылар теләүчеләрне бу көнне үзләре дәресләрдән җибәрәләр, ә ата-аналар балаларын моның өчен ачуланмый. Шулай ук язны каршылауга багышланган чаралар оештырыла.
  • Литвада мондый бәйрәм көн белән төн тигезләшкән көнне - 20нче мартта билгеләп үтелә.
  • Бөекбританиядә инглизләр бу көнне 1нче февральдә билгели. Әлеге традиция мәктәп укучыларына да, өлкәннәргә дә кагыла. Әлеге датаны сайлауның сәбәбе – февраль аеның салкынлыгы һәм бу айда бәйрәмнәр аз булу.
  • Канада һәм АКШта дәрестән качу көненә аеруча җитди карыйлар. Һәр мәктәпнең үз датасы һәм традицияләре бар.
  • 13нче сентябрьдә Халыкара «прогульщик» көне билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев