Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чебурашканың туган көне!

20нче август – Чебурашканың туган көне!

2005 елда ятим балалар өчен чираттагы хәйрия акциясе вакытында танылган әкиятче Эдуард Успенский бу көнне үзенең яраткан персонажының туган көне булуын әйтә.

Зур колаклы бу экзотик җан иясе – баланың әкияти чагылышы диярсең, бер яктан зурларның яклавына мохтаҗ (крокодил Гена гел кайгыртып йөри аны), икенчедән, балаларча зирәк һәм самими ул. «Крокодил Гена һәм аның дуслары» дигән китапны экраннарга чыгаргач, популярлашып китә ул. Ә 2004 һәм 2006 елларда Россия Олимпия җыелма командасының талисманы булгач,  Чебурашканы бөтен дөньяда белә башлыйлар. Япониядә хәтта шундый ук мультфильм да төшерелә.

Сюжет буенча Чебурашка Гена исемле крокодил белән бергә дуслары өчен йорт төзи, мәктәпкә йөри, балалар мәйданчыгы ясауда катнаша һәм Шапокляк атлы усал карчыкны «тәрбияләү»дә катнаша! Һәм ахыр чиктә үзе дә «әйбәт кеше»гә әйләнә!

Ел саен август аенда Мәскәүдә «Чебурашканың туган көне» девизы астында ятим балалар өчен бәйрәмнәр һәм фестивальләр үтә. Меңәрләгән балага өмет белән шатлык өләшеп йөрүдә катнаша Чебурашка!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X