Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген Пилмән бәйрәме

Ел саен 18 февральдә Бөтендөнья пилмән көне уздырыла.

Тарихчылар әйтүенчә, пилмән безнең эрага кадәр 3600 елда Борынгы Кытайда барлыкка килгән. Аннан соң Урта Азиягә, Кавказга, Урал белән Идел буена таралган, диләр. 

«Пилмән» сүзе угро-фин телләреннән кергән. Пель — «колак» һәм нянь — «икмәк», дигән сүз.

Якынча 600 ел элек пилмән Россиянең традицион ризыгына әверелә һәм гаилә учагы, иминлеге символы булып санала.

Ә менә удмуртлар пилмәнне милли ризыклары, дип саныйлар. Ижауда хәтта пилмәнгә һәйкәл дә бар.

Пилмән камырының төрле вариантлары бар. Менә шуларның берсе:

📌150 г кайнаган җылы су;
📌2 йомырка;
📌2 аш кашыгы үсемлек мае;
📌чеметеп кенә тоз;
📌кирәк хәтле он

Уртача катылыктагы камыр басабыз. Пакетка тыгып 30 мин ял иттерәбез. Болай эшләгәндә, камыр үзләнә, бертөрле эластик массага әйләнә.

Ә сез пилмән камырын ничек ясыйсыз, языгыз әле.


Кырда пилмән пешердек

Бәйрәм күңелле үтте. Пилмәнле аш ашадык...

— М-м-м, нинди тәмле пилмәннәр!— Әйе, тәмле... Ләкин...

Бәхет пилмәне

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев