Беренче сентябрь - Белем көне белән!
Бәйрәмнәр

Беренче сентябрь - Белем көне белән!

Бүген иртә уяндык, Көнгә карап куандык...

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич.

Сикерешеп тордык без,

Бит-кулларны юдык без.

Ашап-эчеп киендек,

Шау-гөр килдек, сөендек.

Китап-дәфтәрләр салдык,

Матур сумканы алдык.

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

Мөхәммәт Әхмәтгалиев

 


Нет комментариев