Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Барби курчагына 64 яшь

Барби курчагының туган көне – 1959 елның 9нчы марты.

Барби курчагының туган көне – 1959 елның 9нчы марты. Нәкъ шул көнне курчакны беренче тапкыр Нью-Йорктагы күргәзмәдә тәкъдим итәләр, аның бәясе 3 доллар була. Барби курчагы тиз арада бөтен кызлар өчен иң кирәкле бүләккә әйләнә.

Бу популяр уенчыкны ирле-хатынлы Рут һәм Элиот Хандлер ясаган. Рут кызлары Барбара өчен «әниле-кызлы» уйнарга мөмкинлек бирә торган олырак курчак моделе ясарга уйлый. Рут үзенең курчагының прототибын Швейцариядә очрата, ул Лилли дигән хатын-кыз курчакны күреп илһамлана. Шулай итеп Хандлерлар курчак җитештерүгә керешә, аны кызлары хөрмәтенә Барби дип атыйлар.

Беренче Барби аклы-каралы су коену костюмы кигән, матур итеп бизәнгән, озын кара чәчле хатын-кыз була. Ул Лилидан әллә ни аерылып тормаган. Ләкин әкренләп, Барби блондинкага әверелә.

Аның өчен Ив Сен-Лоран, Жан Поль Готье кебек атаклы модельерлар киемнәр тегәләр, ә ювелирлар бизәнү әйберләре ясый.

1961 елда Барбиның гаиләсе, дус кызлары һәм сөйгән егете Кен барлыкка килә. Аның өчен курчак йортлары, җиһазлар, автомобильләр, савыт-саба, хайваннар, косметика, аяк киеме һәм сумкалар, гомумән, чын йолдызның тормышында булган бар нәрсә дә җитештерелә башлый.

Кызлар бигрәк тә озын чәчле модельне яраталар. Чөнки аңа төрле прическалар ясарга һәм чәчләрен үрергә мөмкин. Вакыт узу белән Барбиның куллары һәм аяклары бөгелә торган итеп ясала башлый. Күзләрен йома торган һәм хәтта сөйләшә торган модельләр барлыкка килә.

Кызыклы фактлар
Барби маҗаралары турында китаплар язылган, мультфильмнар, компьютер уеннары эшләнгән.

Атаклы Мадам Тюссо музеенда Барбиның балавыз фигурасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Leila

    0

    0

    Бик Барби курчагынын өен булдырасы килгән иде балачакта...