Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

5нче сентябрь – халыкара хәйрия көне

Шулай ук 5нче сентябрь – кызгылт сары көн дип санала.

Халыкара хәйрия көне

1997 елның 5нче сентябрендә монахиня, хәйрияче һәм тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Тереза ана вафат була. 2016 елда католик чиркәве аны изгеләр рәтенә кертә һәм 5 сентябрьдә католиклар Тереза ананы искә алу көнен, ә бөтен дөнья — хәйрия көнен билгеләп үтә башлый. Бәйрәм БМО инициативасы белән 2012 елда гамәлгә куелган була.

Бу бәйрәмнең төп максаты – волонтерлар һәм хәйрия фондлары эшенә игътибарны җәлеп итү. Сүз уңаеннан, 2021 ел өчен тикшеренү нигезендә, Россиядә һәр унынчы россияле даими рәвештә кемгә дә булса акчалата ярдәм күрсәтә икән.

Шулай ук 5нче сентябрь – кызгылт сары көн дип санала (оранжевый день)

Арт-терапиядә сары-җирән төсмерләр эмоциональ халәтне яхшыртып кына калмый, гомуми физик халәткә дә уңай йогынты ясый дип санала. Шулай булгач, 5нче сентябрь – кызгылт сары көн – гаилә белән рәсем ясау кичәсе оештырып яки киемдә ачык төсмерләр кулланып, кәефне күтәрү өчен менә дигән сәбәп. Өстәвенә, озакламый табигатьтә кыш җитү белән күзләр ачык төсмерләргә сусый башлаячак.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык бу!