Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ба­ла­лар те­ле­ви­де­ни­е­се кө­не

Кай­чан бил­ге­ләп үте­лә? Ха­лы­ка­ра ба­ла­лар те­ле­ви­де­ни­е­се кө­не ел са­ен март­ның  бе­рен­че як­шәм­бе­сен­дә бил­ге­ләп  үте­лә. 2019 ел­да  ул  3нче март­ка ту­ры ки­лә. Ә 2020 елда - 1нче мартта.

Бәй­рәм­нең та­ри­хы

Бу  көн БМО­ның Ба­ла­лар фон­ды (ЮНИ­СЕФ) та­ра­фын­нан 1994 ел­ның ап­ре­лен­дә кер­те­лә. Әле­ге иде­я­не бик күп­ләр хуп­лап кар­шы ала. Ба­ла­лар­ны хә­зер күп ил­ләр­дә тап­шы­ру­лар алып ба­рыр­га яки эфир­да чы­гыш ясар­га ча­кы­ра­лар.

 

Кы­зык­лы факт­лар

Ба­ла­лар те­ле һәм ра­ди­о­тап­шы­ру­ла­ры йөз­дән ар­тык ил­дә бар.

Со­вет  те­ле­ви­де­ни­е­сен­дә ба­ла­лар өчен бе­рен­че тап­шы­ру «Я­ңа ел бе­лән!» дип ата­ла. Ул эфир­га 1939 ел­да чы­га.

Рос­си­я­дә ба­ла­лар өчен бе­рен­че чит ил ка­на­лы рус те­лен­дә 1998 ел­да эш­ли баш­лый.

 

Та­тар те­лен­дә бе­рен­че ка­нал – «Ша­ян ТВ»

2018  ел­ның  12нче но­яб­рен­нән тәү­лек буе ба­ла­лар өчен «Ша­ян ТВ» ка­на­лы күр­сә­тә баш­ла­ды. Аны «Тат­те­ле­ком» опе­ра­то­рын­да, ка­бель аша, цифр­лы муль­тип­лекс­та, shayantv.ru сай­тын­да һәм Youtube-та ка­рап бу­ла.

 

«Ша­ян ТВ» да егер­ме ори­ги­наль про­ект!

Ба­ла­лар өчен та­нып-бе­лү­не, фи­кер­ләү­не үс­те­рер­гә яр­дәм итү­че ори­ги­наль прог­рам­ма­лар  эш­ли.

11-15 яшь­лек­ләр өчен бар­лык спорт төр­лә­рен үз эче­нә ал­ган «Уй­мак» тап­шы­руы, «Сер­ле дөнь­я» вир­ту­аль уен­на­ры, фән­ни-по­пу­ляр фильм­нар  ди­сең­ме? 3-7 яшь­лек­ләр өчен «Бер­гә­ләп өй­рә­ник» тап­шы­руы, мульт­фильм­нар! «Ма­ша бе­лән аю»­ны да та­тар­ча сөй­ләш­те­рә­ләр мон­да.

 

7-11 яшь­лек ба­ла­лар­га «А­кыл-батл» те­ле­ви­зи­он уе­ны тәкъ­дим ите­лә. Би­рем­нәр ма­те­ма­ти­ка, ге­ог­ра­фия, та­рих һәм баш­ка юнә­леш­ләр­не үз эче­нә ала. «Җыр­лы сел­фи» исә  по­пу­ляр та­тар җыр­ла­рын гад­жет­лар аша өй­рә­нер­гә яр­дәм итә. Мульт­фильм се­ри­ал­ла­ры, дөнь­я­кү­ләм та­ныл­ган ше­девр­лар, фән­ни по­пу­ляр фильм­нар та­тар те­ле­нә тәр­җе­мә­дә күр­сә­те­лә.

Ме­нә шун­дый ка­нал ул «ША­ЯН ТВ»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев