Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

31нче август - Ветеринария хезмәткәрләре көне

Бу өлкәдә үз хезмәтен күңел биреп башкаручы профессионаллар эшли

Тукай районы кызы Азалия Хәйбуллина Ветеринария хезмәткәрләре көне белән әтисен котлый. «Минем әтием – Ленар Хәйбуллин Тукай районы Ветеринария берләшмәсендә җитәкче булып эшли. Җитәкче буларак шушы өлкәдә 8 ел хезмәт куя. Аның 3 елын әтием Минзәлә районында эшләде. Әтием чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, эшен бик  яратып башкара. Нинди генә авырлыклар туса да, аларны җиңеп, алга бара, яңа үрләр яулый ул.

Бәхетле һәм сау-сәламәт бул, тормышыңда һәм хезмәтеңдә һәрдаим уңышлар юлдаш булсын. Без һәрвакыт синең белән горурланабыз!»

Без дә үз-үзләрен аямыйча, җаваплы ветеринария хезмәтен башкаручыларның барысына да яңа һөнәри казанышлар, гаиләләрендә иминлек һәм рухи күтәренкелек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев