Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

2нче июнь - Бөтендөнья розалар көне

Эчкерсез дуслык билгесе – Ул бит матур розалар!

Беләсез микән, дусларым,

Бүген – розалар көне,
Җир шары буйлап таралган
Аның бик күп төрләре!

Төрле төстә розаларга
Күпме җырлар язылган,
Ак, сары, кызыл розалар
Халыкта киң таралган.

Бик кадерле бүләк итеп,
Чәчәкләр тоттыралар,
Эчкерсез дуслык билгесе –
Ул бит матур розалар!

Бар кеше дә бик ярата,
Гөлчәчәк – роза гөлен,
Үстерәләр бакчачылар
Яратып барлык төрен.

Җылымса су ярата ул,
Бөркегез иртә-кичен,
Яктылык һәм су булганда,
Тарата хуш исләрен.

Паркларда, бакчаларда
Үсә кыргый розалар,
Андыйларын халыкта
Гөлҗимеш дип атыйлар.
Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев