Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

20нче март – Халыкара бәхет көне

Бәхет өчен иң яхшы төс – сары, дип саный галимнәр.

Бутан корольлеге тәкъдим иткән һәм Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан расланган бәйрәм бу. 2012 елдан бирле бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Бәхет көнендә төрле тренинг, акция, флэшмоб, семинар, фестивальләр уздырыла. Аларның максаты — кешеләрнең игътибарын яшәү яменә юнәлтү, бәхетле мизгелләрен арттыру һәм тормыштан канәгать булырга омтылышларын хуплау.

  • Бәхет өчен иң яхшы төс — сары, дип саный галимнәр.
  • Бәхет ризыклары: әфлисун, җир җиләге, ананас, банан, кара карлыган, шоколад.
  • Үзеңне бәхетлерәк хис итәр өчен, тәмләп йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, күңелгә якын кешеләр белән аралашырга, тирә-юньдәгеләргә булышырга, сәяхәт итәргә, вак-төяккә дә куанырга һәм елмаерга кирәк, ди психологлар.
  • Безнең организм белән бәхет гормоннары да идарә итә.

Эндорфин — кыска вакытлы шатлык һәм эйфория хисе бирә.

Дофамин — үзеңә ышаныч хисе тудыра.

Окситоцин — борчу һәм киеренкелек дәрәҗәсен киметә.

Вазопрессин — тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәсе килү хисе тудыра.

Серотонин — гомуми эмоциональ фон һәм кәеф өчен җавап бирә.

Бәхет — уңай эмоцияләр ул. Нинди генә күңелсез хәл тууына карамастан, аның яхшы ягын эзләп табарга кирәк. Һәр вакыйганың тискәре һәм уңай ягы була — галәм шулай яратылган.


Иң «бәхетле» илләр рейтингында беренче урынны кайсы ил алып тора? 

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/byrmnr/khalykara-bkhet-kne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев