Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

20 ноябрь - Бөтендөнья бала көне

Әлеге көннең  үз  тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү  белән бәйле.

20 ноябрь  ел саен  Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак  билгеләп үтелә. Әлеге көннең  үз  тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү  белән бәйле. 1954 елда Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы барлык илләргә балаларны яклау, аларның иминлеген тәэмин итүгә багышланган эшчәнлеккә  игътибар юнәлтү максатыннан  Бөтендөнья балалар  көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә.Ә нинди  көнне сайлау хөкүмәтләрнең үзләренә тапшырыла.

20 ноябрь датасы юкка гына сайланмый. Нәкъ  шул көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе  - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Соңгысында балаларның  хокуклары  ата-аналарның хокук һәм бурычлары белән бәйләнә.

Бөтендөнья бала көненең максаты- хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, җәмәгать оешмалары, хакимият һәм һәр кешене балаларның физик һәм акыл  үсеше өчен кулай шартлар булдыруга өндәү.

РФ Конвенцияне 1990 елда раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев