Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Нәрсә ул Ай­лу­ро­фи­лия?

1нче март – песиләр көне. Йом­шак­кай­лар ту­рын­да күб­рәк бе­лә­сең ки­лә­ме?

Пе­си­ләр ис­не ке­ше­ләр­гә ка­ра­ган­да 14 тап­кыр­га көч­ле­рәк си­зә. Әгәр сум­каң­да бер­ни­чә кат әй­бәт­ләп по­лиэ­ти­лен бе­лән тө­рел­гән кол­ба­са­ны оны­тып кал­дыр­ган­сың икән, ярат­кан пе­си­е­ңә ачу­лан­ма ин­де...

 

Йорт пе­си­лә­ре­нең ур­та­ча го­мер озын­лы­гы 15 ел. 3 яшь­лек пе­си  20 яшь­лек ке­ше­гә ту­ры ки­лә. 15 яшь­лек пе­си 70 яшь­лек ке­ше яшен­дә.

 

Пе­си­ләр озак ва­кыт ит­сез то­ра ал­мый. Ит­тә алар өчен ки­рәк­ле бул­ган ами­но­кис­ло­та (ар­ги­нин) бар.

 

Пе­си­нең йө­рә­ге ми­ну­ты­на ни­чә тап­кыр тип­кә­нен бе­лә­сез­ме?  140 тап­кыр! Ке­ше­дә нор­ма – 80.

 

Ке­ше­не бар­мак эз­лә­ре бу­ен­ча ае­рыр­га мөм­кин бул­са, пе­си­ләр­не – бо­рын­на­ры бу­ен­ча! Бер-бер­сен ка­бат­ла­ган пе­си­не оч­рат­мас­сыз.

 

Пе­си­ләр 60 кГц еш­лык­та­гы та­выш­ны да ише­тә. Эт­ләр – 40 кГц, ке­ше­ләр исә 20 кГц еш­лык­та ише­тер­гә сә­ләт­ле. Шун­лык­тан тыч­кан­ның та­выш­сыз гы­на хә­рә­кә­те дә пе­си­ләр­гә аер­ма­чык ише­те­леп то­ра.

 

Пе­си­ләр йөз­дән ар­тык аваз чы­га­ра ала. Ә эт­ләр ун­лап аваз­га гы­на ия, ди бел­геч­ләр.

 

Бо­ры­ны тө­бе­нә үк ки­те­реп те­рә­гән «тәм­нүш­кә»­гә  исе кит­ми­ме әл­лә йом­шак­ка­ең­ның? Ап­ты­ра­ма, пе­си­ләр якын ара­дан на­чар кү­рә ул. Алар өчен иң ку­лай ерак­лык – 75 сан­ти­метр­дан 6 метр­га ка­дәр.

 

Йок­ла­ган ва­кыт­та пе­си­ләр тыр­нак­ла­рын тә­пи­лә­ре эче­нә яше­рә. Бу – бар­лык мә­че­сы­ман­нар га­и­лә­се­нә ка­гы­ла. Ге­пард­лар гы­на тыр­нак­ла­рын һәр­ва­кыт һө­җүм­гә әзер то­та.

Пе­си­ләр бер­кай­чан да үза­ра мия­у­лап ара­лаш­мый. Алар­ның ара­ла­шу те­ле – ысыл­дау, мыр­лау, фыр­кыл­дау. Ә мия­у­лап алар ке­ше­гә ге­нә  «эн­дә­шә», мө­га­ен,  ке­ше те­лен­дә бер ди­гән «сөй­лә­шә­без» дип тә уй­лый­лар­дыр әле.

 

Әгәр пе­си кой­ры­гын бол­гый икән, ди­мәк, ул «уй­лый». Мә­сә­лән, ишек янын­да тор­ган­да, яң­гыр яу­га­нын күр­сә, урам­га чы­га­сы­мы, әл­лә җы­лы өй­дә ка­ла­сы­мы дип уй­лый ул.

 

Ата пе­си­ләр бал­лы­ны ярат­мый. Алар­да бу тәм­не ае­ру ре­цеп­то­ры юк.

 

Пе­си­ләр ерак­тан, эт­ләр якын­нан әй­бәт кү­рә.

 

Ай­лу­ро­фи­лия – пе­си­ләр­гә бул­ган чик­тән аш­кан яра­ту. Чик­тән аш­кан бул­ган­га кү­рә, ул пси­хи­ат­рия тө­шен­чә­се. Кеч­ке­нә ге­нә фа­тир­да дис­тә­лә­гән пе­си ас­рау­чы­лар­ны бел­сәң, ди­мәк, бу – ай­лу­ро­фи­лия.

 

Пе­си­ең­нең аяк­ла­рын сел­кеп тор­га­нын күр­сәң, игъ­ти­бар­лы бул: аңа ни­дер оша­мый, ул шу­ны аң­лат­мак­чы бу­ла.

 

Әгәр си­нең яның­да тор­ган­да, ярат­кан пе­си­ең­нең кой­ры­гы де­рел­дәп то­ра икән, сө­ен! Син аның өчен иң ка­дер­ле, иң якын зат ди­гән сүз бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев