Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1нче февраль – Робинзон Крузо көне

1нче февральдә Робинзон Крузо көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – маҗаралар һәм авырлыкларны җиңә белү символы. Әлеге бәйрәм белән сезне «КӨНбагыш» проектында Әминә Сәлимова таныштыра.

1нче февральдә – Робинзон Крузо көнен билгеләп үтәләр.

Сез барыгыз да аның кем икәнен беләсездер инде. Ул – роман герое. Бу романны инглиз язучысы Даниель Дефо язган. «Робинзон Крузо» – бик кызыклы, маҗаралы китап. Бу китапны язганнан соң Дефоны бөтен дөньяда белә башлыйлар. Романны балалар да, олылар да бик яратып укыйлар.

Робинзон Крузо 28 ел буе берүзе утрауда яши.

Бу әсәрне язар өчен Дефоны Александр Селькирк очрагы илһамландыра. Ул – романның протатибы булып тора. Селькирк боцман булган. Бервакыт ул капитаны белән ачуланыша һәм үзен кеше яшәми торган утрауда төшереп калдырырга куша. Селькирк бу утрауда эчә торган су барлыгын белә. Шуңа монда һәрвакыт корабльләр туктаган. Ул үзен монда озак тоткарланмас дип уйлый. Ләкин ул бик нык ялгыша. 4 елдан артык монда бер корабль дә туктамый.   Аны «Герцогиня» корабле экипажы коткара. 

«Робинзон Крузо» турында кызыклы фактлар

  • Быел Робинзон Крузо романына 300 ел була. Ул беренче тапкыр 1719 елның 25 апрелендә басылып чыккан.
  • Бу роман буенча 25 фильм төшергәннәр.
  • Романның тулы исеме 68 сүздән торган.
  • Китапның 2 дәвамы булган. Шуларның берсендә Крузо Тобольск шәһәрендә булган, ди.

Бу көнне ничек уздырырга була?

  • Әлбәттә, сәяхәткә китәргә.
  • Яки «Робинзон Крузо» романын укырга.
  • Киносын да карый аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев