Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кинокамера уйлап табылган көн

Кинокамера уйлап табылган вакыттан соң кешелек тарихының яңа дәвере башлана. Чөнки китапка язылганны ничә тапкыр укысаң да тарихи вакыйгаларны үз күзләрең белән күрү һәрвакыт яхшырак.

Бу тылсымлы камераны уйлап табучы галимнәр абыйлы-энеле Люмьерлар. Бу вакыйга 1895 елның 13 февралендә була.

Легенда буенча, Луи Люмьер йокысызлыктан интеккән төннәрдә бер гаҗәеп җайланма уйлап таба һәм бу тарихка кереп калачак вакыйга кинокамераның туган көне була.

Алар камерага төшергән беренче киносеанс 1895 елның 8 декабрендә Капуцинов бульварындагы «Гран кафе»да күрсәтелә.

15 минутлык бу фильм «Прибытие поезда на вокзал Ла-Сиота» дип атала. Кешеләр аны шаккатып күзәтәләр һәм поезд тамашачыга таба килә кебек күренгән вакытта кайберәүләр куркып залдан чыгып китә башлый.

Кинокамераның туган көнен бөтендөньяда билгеләп үтәләр, чөнки кино сәнгате кешелек дөньясына мәгълүмат алуның яңа ысулына ача.

Чыганак  http://kakoysegodnyaprazdnik.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев