Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

12нче июль – Питрау көне

Питрау - керәшен халык бәйрәме.

Питрау изге апостоллар Петр һәм Павел көнендә (аны икенче төрле Питрау көне дип атыйлар) – 12нче июль көнне билгеләп үтелә. 

Питрау - керәшеннәрнең иң мөһим йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул җәйнең иң уртасына туры килә һәм яңа календарь циклына күчүне аңлата. Питраудан соң дару үләннәре һәм чәчәкләр җыймыйлар (аларның файдалы үзлекләре тамырларына күчә диләр). Питраудан соң кошлар сайраудан туктый. «Питрау җитте – җәй бетте» дигән әйтем бар.

Каравон яки Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантаналар көннең икенче яртысында башлана, һәм төн уртасында тәмамлана. Нәкъ менә шуңа күрә Питрауны «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар.

Элек-электән Питрау көнне яшьләр үзләренә пар күзләгән. Хәтта шундый әйтем дә бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар Покрауда (14 октябрь) туй үткәрәләр». Шунлыктан бәйрәмдә һәркем үзен яхшы яктан күрсәтергә омтыла: кызлар «Керәшен чибәре» матурлык конкурсында катнаша, егетләр көрәшә. Питрау эш көненә туры килсә, аны бәйрәмгә якын шимбә көненә күчерәләр.

Фото http://mamadysh-rt.ru/сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев