Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

11нче июль – Халыкара шоколад көне

Ел саен 11нче июльдә Халыкара шоколад көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәмгә 1995 елда французлар нигез салганнар. Бәйрәм тиз арада зур популярлык яулаган. Ул шулай ук Алмания, Италия, Швейцария һәм башка Европа илләрендә билгеләп үтелә.

Сыек шоколад җитештерү XVII гасырда ук популярлаша. XIX гасырда безгә яхшы таныш шоколад плиткасы барлыкка килә, татлы плитканы Көньяк Америкада һәм Көнбатыш Африкада үстерелә торган какао бөртекләреннән ясыйлар. Какао агачлары 200 елга якын үсә алалар, ләкин җимеш бирү вакытлары 25 елдан да күп булмый.

Дөньяның иң «шоколадлы иле» – Бельгия. Биредә ел саен 170 мең тонна тәмле-тәмле шоколадлар ясыйлар.

2011нче елда АКШның Чикаго шәһәрендә дөньядагы иң зур шоколад плиткасы ясаганнар, аның авырлыгы – 5,5 тонна булган. Билгеле булганча, шоколадны ясар өчен 800 кг какао-май һәм 600 кг какао порошогы сарыф ителгән. Әз генә соңрак, Англиянең Дербишир графлыгында да рекорд куела: монда 5,8 тонналык шоколад ясыйлар. Аны әзерләү өчен 50-ләп кеше хезмәт куя. Бу гигант шоколад плиткасын вак телемнәргә бүлеп, теләгән һәркемгә сатканнар, ә җыелган акчаны хәйрия эшләренә тотканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев