Бәйгенең нәтиҗәләре белән уртаклашабыз.
Җәй бетеп, укуның беренче атнасы башланганын сизми дә калдык. Җәйне әйбәт үткәрдегез, дуслар, шулай бит? Без моны сезнең «Җәйгә - лайк» бәйгесенә җибәргән фотоларыгыздан һәм видеоларыгыздан күрдек. Яңа уку елына да яңа көчләр туплап, уңышлы гына кереп киткәнсездер дип ышанабыз. Ә без үз чиратыбызда, вәгъдә ителгәнчә, бәйгенең нәтиҗәләре белән уртаклашабыз.
Бәйгебез фото һәм видео юнәлешендә җәй буена дәвам итте. 32 катнашучы арасыннан түбәндәгеләрне җиңүче дип таптык:
Фото юнәлеше буенча:
1 урын - Сабитовлар гаиләсе,
2 урын - Абдуллина Инзилә, Альмир,Азалия,Таңсылу Снагатуллиннар, Габбасова Лиана,
3 урын - Сәләхова Миңсылу, Гыйниятов Азат, Гайнуллина Зилә, Гайфуллин Наил.
Видео юнәлеше буенча:
1 урын - Хәсәнова Асылъяр, Фәрхуллин Әмир,
2 урын - Сәләхова Миңсылу,
3 урын - Мөхәмәтов Нияз, Бикмуллина Әминә, Миңнегалиев Самат.
«Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә 3 җиңүчене билгеләп үтәбез:
1 урын - Галимҗанов Самат (1339 лайк)
2 урын - Хәбибулаева Ралина (664 лайк)
3 урын - Галиәхмәтов Адель (395 лайк)
Билгеләп үтелгән укучылар дипломнарга (электрон вариантта) ия булачак. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Алга таба нинди бәйге үткәрик икән?
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
Без имени
0
0
Көзгә мәдхия җырлыйбыз инде хәзер. Көз турында җыярга видео яки фотослайд конкурсы