Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Хи-хи хикәя»гә нокта куелды

«Хи-хи хикәя» бәйгесенә йомгак ясадык бит, дуслар. Бик сирәкләр тәвәккәлләп алына торган катлаулы жанр дип кисәткән идек – шулай да үзләрен сынап караучылар булды.

Редакция почтасына барлыгы 11 эш кабул итеп алдык. Һәм яшь каләм тибрәтүчеләр арасыннан өч җиңүчене билгеләдек.

Беренче урынга Мамадыш районы Җәнлек Совхозы мәктәбе укучысы Әмир Фәрхуллин лаек дип табылды. Икенче урынга Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Салават Бәдретдинов. Өченче урын Балтач районы Карадуган мәктәбеннән Рәйсә Абдуллинаныкы. Җиңү яулаган хикәя авторларын дипломнар һәм бүләкләр көтә. Редакциягә шалтыратыгыз: (88552) 54-00-27. Социаль челтәрләр аша да элемтәгә чыгарга мөмкин.

Һәм тагын! Вәгъдә иткәнчә, иң кызыклы дип табылган хикәяләрне «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталарына да җибәрәчәкбез. Котлыйбыз сезне, дуслар!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев