Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Вконтактедагы төркемебездә «Табигать һәм без» дигән фотобәйге үткәрәбез

Яңа фотобәйге игълан итәбез.

Барыбыз да табигатьтә фотога төшәргә яратабыз, шулай бит! Урманда яисә паркта булсынмы ул, бакчада эшләгәндә булсынмы – зәп-зәңгәр күк йөзе, яшеллек фотоларга кабатланмас нәфислек һәм сөйкемлелек өсти.

Әйдәгез, шушындый җәйге табигатьтә төшкән фотолар арасында бәйге үткәрәбез. Бәйгенең исемен «Табигать һәм без» дип атыйк.

Бәйгедә катнашу өчен табигатьтә ял иткән яки эшләгән вакытта төшкән фотоларыгызны komesh_k@list.ru почтасына «Бәйгегә» дип җибәрегез, исем-фамилиягезне, кайдан икәнегезне дә язарга онытмагыз. Без фотоларны Вконтактеда махсус альбомга туплап барачакбыз. Әлеге фотолар өчен теләгән кешеләр тавыш бирә алачак.

Бәйгедә катнашу өчен ике шартны үтәргә кирәк:
✅ «Көмеш кыңгырау» газетасына 2022 елның 2нче яртыеллыгына язылырга (язылу турындагы квитанциянең копиясен дә фото белән бергә почтага җибәрегез)
✅ Безнең Вконтактедагы төркемгә язылырга.

Фотоларны 2022 елның 30нчы июненә кадәр кабул итәбез, нәтиҗәләр 22нче июльдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы җиңүче дипломына, башкалар катнашучы дипломына лаек булачак. Бәйгедә 16 яшькә кадәрле балалар катнаша ала.
Афишадагы фотода – Дарземанова Аделия, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев