Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Сүзе - сездән, көе - бездән!» бәйгесенә катнашыгыз

«Көмеш кыңгырау»га багышланган шигырьләр конкурсы игълан итәбез.

Бу бәйгедә 8-17 яшьлек балалар катнаша ала. Яраткан газетаң турында язган шигырьләреңне komesh_k@list.ru электрон почтасына юлла, «бәйгегә» дип тамгаларга да онытма.

Иң шәп шигырьләр, әлбәттә, «Көмеш кыңгырау»да басылачак. Ә беренче урын алган авторның сүзләренә композитор, «Будильник» телканалының баш мөхәррире Ильяс Гыйләҗетдин көй язачак.  

Конкурста 1-3 урын алган балаларга «Көмеш кыңгырау»ның махсус дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Бәйгегә 18нче апрельдә старт бирелә. Шигырьләрне 2022нче ел ахырына кадәр кабул итәбез. Бәйгенең нәтиҗәләрен 2023нче елның 17нче гыйнварыннан да соңга калмыйча игълан итәчәкбез.

Әйдә, үзеңне сынап кара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев