Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Сыерчык оялары бәйгесенә нәтиҗә

«Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркемендә сыерчык оялары бәйгесе үтте.

7нче февральдән 7нче апрельгә кадәр «Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркемендә бик уңышлы гына сыерчык оялары бәйгесе үтте. Дөресен генә әйткәндә, без бәйгедә шуның кадәр күп укучы катнашыр дип уйламаган идек тә. Сыерчык оялары ясаучы балалар күп булганга бик сөендек. Оялар шундый күптөрле, барысы да матур һәм уңайлы. Шунлыктан без барлык катнашучыларны да җиңүче дип игълан итәргә булдык.

Ә инде спонсорыбыз вәгъдә иткән бүләкне – 2023 елның икенче яртыеллыгына «Көмеш кыңгырау» газетасына язылуны без җитезлеге өчен иң беренче булып бәйгедә катнашкан Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 1А сыйныф укучысы Сабирҗанова Диләгә бирергә булдык. Ул сыерчык оясы белән фотосын 14нче февральдә җибәргән иде.

Барлык катнашучыларга да бик зур рәхмәт! Дипломнарны алу өчен komesh_k@list.ru электрон почтасына «Диплом өчен» дип хат юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев