Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Шаккаттырам!» исемле яңа видеобәйге игълан итәбез

Катнашу өчен үзегезнең кул эшегез яки хоббиегыз турында сөйләп видео төшерегез.

Бәйгенең максаты – кул эшләре, кызыклы һәм файдалы хоббилары (тегү, бәйләү, чигү, ашарга пешерү, бизәнү әйберләре, агач эшләнмәләр ясау һ.б.) булган кызларны-малайларны эзләп табу, аларны таныту.

Катнашу өчен үзегезнең кул эшегез яки хоббиегыз турында сөйләп видео төшерегез. Видеода мастер-класс та күрсәтергә мөмкин (мәҗбүри түгел). Әлеге видео яшьтәшләрегезне сез яраткан шөгыль белән кызыксындырырлык булсын.

Видеога таләпләр:1920*1080, 16.9 (горизонталь рәвештә), mpg, mpeg2 яки mpeg4 (H264) форматында, 2 минуттан да артмаска тиеш.

Видеоларны komesh_k@list.ru почтасына бәйгегә дип юллагыз. Катнашучыларның видеолары «Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркеменә куелып барачак.

Бәйгедә мәктәп укучылары катнаша ала.

Үткәрү вакыты: 2022 елның 8нче ноябреннән 2023 елның 8нче гыйнварына кадәр. Нәтиҗәләр 2023 елның 22нче гыйнварыннан да соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Җиңүчене жюри билгели.

1, 2, 3нче урын алган катнашучылар җиңүче дипломына һәм истәлекле бүләккә, башкалар катнашучы дипломына лаек була.
Белешмәләр өчен электрон почта – komesh_k@list.ru.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев