«Сабантуй - 2022» экспресс фотобәйгесе игълан итәбез!
Бәйгеләр

«Сабантуй - 2022» экспресс фотобәйгесе игълан итәбез!

Узган атнада республиканың район-авылларында Сабантуйлар гөрләде. Сабантуенда төшкән фотолар арасында экспресс-бәйге игълан итәбез!

Бәйгенең шартлары:

✅Фотода 8-15 яшьлек балаларның Сабантуй ярышларында катнашкан мизгелләре (көрәш, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы һ.б.) булырга тиеш.

✅Фотоның сыйфатлы һәм кызыклы булуы мөһим.

✅Фотоларны «Көмеш кыңгырау»ның Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтына шәхси хат итеп җибәрегез, аларны атна ахырына, ягъни 17нче июнь 9.00 сәгатькә кадәр кабул итәбез!

Бүген-иртәгә килгән фотоларның газетаның беренче битендә басылу мөмкинлеге дә бар!

1нче урын алган катнашучыга «Көмеш кыңгырау»га ярты елга подписка һәм диплом, 2 һәм 3нче урын алучыларга диплом бирелә. Җиңүчеләрне жюри билгели.

Фотолар әлеге альбомда булачак

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев