Игътибар, конкурс!
Әниләр көненә багышлап «Мин әнигә булышам!» дигән фотобәйге үткәрәбез. Ул шушында безнең Вконтакте сәхифәсендә узачак. Исеменнән үк күренеп торганча, фотода баланың әнисенә булышкан моменты чагылырга тиеш. Әлеге бәйгедә 2-12 яшькәчә балалар катнаша ала.
Фотоларны ВКда хат итеп кабул итәбез. Баланың исем фамилиясе, кайдан булуын язарга онытмагыз. Фотога бераз аңлатма язсагыз да шәп булыр. Бер катнашучы 3 кенә фото җибәрә ала. Фотолар быелгы булырга тиеш (коллажлар кабул ителми).
Әлеге бәйгенең төп шарты — безнең телеграм каналга язылу. Фото белән бергә телеграмда безнең дус булуыгызны исбатлаучы скриншот җибәрегез.
Җиңүчеләрне ике категорядә билгелибез: «Нәниләр» (2-7 яшькә кадәрлеләр) һәм «Мәктәп укучылары». Һәр категориядә 3әр җиңүче булачак. Аларны дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре көтә.
Менә шул! Ә фотоларны 5нче ноябрьдән — 25нче ноябрьгә кадәр кабул итәчәкбез.
Нет комментариев