Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы «Нихәл, укытучым?» дигән видеобәйге игълан итә

Бәйгедә катнашу өчен аеруча хөрмәт иткән һәм күңелегезгә якын булган укытучыгыз белән татар телендә видеоәңгәмә үткәрергә кирәк.

Бәйге!

Нихәл, укытучым?

Агымдагы елыбыз –  «Укытучы һәм остаз елы». Укытучыларга игътибар-ихтирам күрсәтү өчен менә дигән форсат инде бу. Әйдәгез, иң яраткан укытучыларыбыз белән әңгәмәләр корып алыйк әле.

«Көмеш кыңгырау» мәктәп укучылары өчен «Нихәл, укытучым?» дип исемләнгән видеобәйге игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен видеоәңгәмәләр, һичшиксез, татар телендә булырга тиеш. Кадрда интервью алучы укучы күренү дә мәҗбүри. Видеоны горизонталь рәвештә төшерегез. Озынлыгы 3 минуттан да артмасын. Видеоны #нихәлукытучым #көмешкыңгырау хэштегларын куеп, үзегезнең Вконтактедагы сәхифәгезгә урнаштырыгыз.

Бәйгедә катнашуның тагын бер шарты – Вконтактеда @komesh_kingiray сәхифәсенә язылган булу.

Бәйгедә бары тик мәктәп укучылары гына катнаша ала. Видеолар 15нче майга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 31нче майдан да соңга калмыйча игълан итәчәкбез. Жюри 1,2,3 урыннарны билгеләячәк. Барлык катнашучыларга да дипломнар бирелә, җиңүчеләрне исә бүләкләр дә көтә.

Һәм иң мөһиме – бу сезнең өчен бик зур тәҗрибә булачак. Кыскасы, барыбыз да катнашабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп булырга ошап тора