Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Дәвам итәбезме?

Башка елларда без ел башыннан ук «Башлам – бездән, дәвам – сездән» бәйгесен игълан итә идек. Быел да бу бәйгене сораучылар күп булды. Кыскасы, сезнең теләкләрегезне истә тотып, без өр-яңа башламнар тәкъдим итәргә булдык.

1. «Мин аны күрүгә, каттым да калдым! Аякларымны кымшата да алмыйм, валлаһи! Йөгереп китәсем килә, ә ул...»

 

2. «Бүген беренче тапкыр дәрескә кергәндәй хис итте үзен Алсу. Йөрәге дөп-дөп тибә, аяк-куллары калтырый, уч төпләре тирли, ә башында давыл купкан кебек иде аның...»

 

3. «Бүгенге көн шундый матур иде. Шул хөрмәткә Айдар белән Наил иртәгә дә шушы ук урында кабат очрашабыз дип сөйләште. Ике дусның үзара вәгъдәләрен беркайчан да җилгә

очырганнары юк иде...»

 

4. «Дустым белән уйнар өчен

Кирәк түгел компьютер!

Ә күп белер өчен, дустым,

Ул бик кирәк, белеп тор!

Шуңа күрә әйдә икәү...»

 

Конкурска эшләрне 25нче апрельдән кабул итә башлыйбыз. Иҗади эшләрегезне 2022 елның 30нчы ноябренә кадәр безнең электрон почтага җибәрә аласыз. komesh_k@list.ru

Бәйге мәктәп укучылары өчен. Нәтиҗәләр 10нчы декабрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X