Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Дәвам итәбез» һәм «Хи-хи хикәя» бәйгеләренә эшләр кабул итү ноябрь азагында тәмамлана

Бәйгеләргә эшләр 30нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.

«Хи-хи хикәя» бәйгесен «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы игьлан итәргә булды.

Иң кызык дип табылган хикәяләр «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталарында да дөнья күрәчәк. Бәйгедә 9 яшьтән 18 яшькә кадәр укучыларыбыз катнаша ала. Хикәяләр 2022 елның 30нчы ноябренә кадәр komesh_k@list.ru почтасына кабул ителә. Хикәяләрнең эчтәлегенә һәм күләменә чикләүләр юк.

Җиңүчеләр 2022 елның 10нчы декабреннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Җиңү яулаган хикәя авторларын дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Элемтә өчен телефон 8908-338-06-16


«Дәвам итәбез» бәйгесенә башламнар:

1. «Мин аны күрүгә, каттым да калдым! Аякларымны кымшата да алмыйм, валлаһи! Йөгереп китәсем килә, ә ул...»

 

2. «Бүген беренче тапкыр дәрескә кергәндәй хис итте үзен Алсу. Йөрәге дөп-дөп тибә, аяк-куллары калтырый, уч төпләре тирли, ә башында давыл купкан кебек иде аның...»

 

3. «Бүгенге көн шундый матур иде. Шул хөрмәткә Айдар белән Наил иртәгә дә шушы ук урында кабат очрашабыз дип сөйләште. Ике дусның үзара вәгъдәләрен беркайчан да җилгә

очырганнары юк иде...»

 

4. «Дустым белән уйнар өчен

Кирәк түгел компьютер!

Ә күп белер өчен, дустым,

Ул бик кирәк, белеп тор!

Шуңа күрә әйдә икәү...»

 

Конкурска эшләрне 30нчы ноябрьгә кадәр безнең электрон почтага җибәрә аласыз. komesh_k@list.ru

Бәйгедә мәктәп укучылары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев