Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Чаллының иң яхшы урыннары” фотоконкурсы башланды

“Чаллының иң яхшы урыннары” фотоконкурсы башланды. Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Ул ике номинация буенча үткәрелә: “Шәһәрнең иң яхшы фотосурәте” һәм “Тамашачы мәхәббәте призы".

«Безнең Чаллы» мәдәни-агарту интернет-проекты, Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе «Чаллының иң яхшы урыннары» дигән шәһәр фотоконкурсы игълан итте.

Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Ул ике номинация буенча үткәрелә: “Шәһәрнең иң яхшы фотосурәте” һәм “Тамашачы мәхәббәте призы". Конкурска автор төшергән фото һәм ул фотосурәт турында кыскача белешмә тәкъдим ителә. Фотосурәт фотоаппарат, теләсә кайсы смартфон яки башка җайланма ярдәмендә дә ясалырга мөмкин. Фотоларны 15 октябрьгә кадәр җибәрү зарур.

Конкурсның нигезләмәсе Чаллы башкарма комитеты сайтында урнаштырылган.

Мәгълүмат Чаллы мәгълүмат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев