Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Башлам – бездән, дәвам сездән»: җиңүчеләр билгеле!

Яңа ел алдыннан бүләкләр бирү рәхәт икән! «Башлам – бездән, дәвам – сездән» (кыскача без аны «Дәвам итәбез» дип йөртәбез инде) бәйгесенә йомгак ясадык бит әле.

Һәм 51 эш арасыннан иң уңышлыларын сайлап алып, ике номинация буенча барлыгы 6 җиңүчене билгеләдек.

Сүз уңаеннан, шуны да әйтик әле – җип-җиңел бәйге бу! Без сезгә хикәя, шигырьнең башын язып бирәбез (тема эзләп азапланасы юк), ә сез фантазиягезне эшкә кушып, дәвам итәсез. Һәм, нәтиҗәдә, бер дигән кызыклы хикәя йә шигырь туарга мөмкин.

Инде җиңүчеләргә килсәк, менә алар:

«Шигырь» номинациясендә

1 урын – Асылъяр Хәсәнова, Мөслим районы, Мөслим гимназиясе, 3нче сыйныф.

2 урын – Камилә Гарифуллина, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сыйныф.

3 урын – Алинә Сәмигуллина, Актаныш районы, Киров мәктәбе, 3нче сыйныф.

 

«Хикәя» номинациясендә

1 урын – Илмир Фатыхов, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 11нче сыйныф.

2 урын – Хәдичә Шәмсетдинова, Яшел Үзән районы, Васильево мәктәбе, 8нче сыйныф.

3 урын – Расих Киямов, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сыйныф.

Барыгызны да котлыйбыз, дуслар! (88552) 54-00-27 номеры буенча шалтыратыгыз, йә социаль челтәрләрдән элемтәгә чыгыгыз – сезне редакциядә дипломнар һәм кызыклы бүләкләр көтә.

Ихтирам белән, «Көмеш кыңгырау» газетасы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев