Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Бала хокуклары даирәсендә»

Татарстанда «Бала хокук даирәсендә» социаль видеороликлар конкурсына гаризалар кабул итү бара

Татарстанда «Бала хокук даирәсендә» дип исемләнгән V Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы старт алды. Чараны оештыручылар булып:  ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татмедиа” басма һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе һәм “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы тора.

Әлеге конкурс 2014 елдан оештырыла башлый. Конкурс үткәрелә башлаганнан бирле, аның катнашучылары биш тапкырга арта. Анда төркем яки иҗат коллективы составында, шулай ук аерым да, 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнаша ала. Узган ел конкурска республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 736 иҗади эш тәкъдим ителгән иде, аларны әзерләүгә 3 меңнән артык бала җәлеп ителгән. Бүләкләү тантанасында 10 эш авторлары җиңүче дип табылды, алар дипломнар һәм 20000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Материал http://nabchelny.ru/news/33720  сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев