«Җәйгә – лайк» бәйгесенә эшләр 31нче августка кадәр кабул ителә
Бәйгеләр

«Җәйгә – лайк» бәйгесенә эшләр 31нче августка кадәр кабул ителә

Бәйгедә 7-17 яшьлекләр катнаша ала.

Бәйгедә катнашуның бер шарты бар – 2023 елның икенче яртыеллыгына (6 айга) «Көмеш кыңгырау» газетасына язылган булу.

Җәйне ничек үткәрүегезне тасвирлаган фото, видеоларыгызны һәм газетага язылу турындагы квитанция фотосын «Бәйгегә» дип komesh_k@list.ru почтасына юллагыз. Бәйге эшләрен Вконтактедагы төркемебездә урнаштырып барачакбыз.

  • Бәйгедә 7-17 яшьлекләр катнаша ала.
  • Бәйге 2023 елның 31нче августка кадәр үтә.
  • Нәтиҗәләр 15нче сентябрьдә игълан ителәчәк.
  • Фото һәм видео юнәлешләре буенча 3әр җиңүче билгеләнә.


1нче урынга лаек дип табылучыларны «Көмеш кыңгырау»дан диплом һәм кызыклы бүләк тә көтә. 2,3 нче урын алучыларга исә дипломнар тапшырылачак.


Нет комментариев