Без сезгә «Җәйгә – лайк 2024» дигән бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез.
Җәйне ничек үткәрүегезне тасвирлаган фото, видеоларыгызны «Бәйгегә» дип komesh_k@list.ru почтасына юллагыз. Бәйге эшләрен Вконтактедагы төркемебездә урнаштырып барачакбыз.
Бәйгедә 7-17 яшьлекләр катнаша ала. Ул 2024 елның 1нче июленнән 31нче августына кадәр үтә. Нәтиҗәләр 15нче сентябрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Фото һәм видео юнәлешләре буенча 3әр җиңүче билгеләнә.
Бәйгегә 1 катнашучы 3 фото җибәрә ала. Фотолар быел төшерелгән булырга тиеш.
1нче урынга лаек дип табылучыларны «Көмеш кыңгырау»дан диплом һәм кызыклы бүләк тә көтә. 2,3 нче урын алучыларга исә дипломнар тапшырылачак.
Нет комментариев