Юлбарыс ни алып килер?
Бу кызык

Юлбарыс ни алып килер?

2022 ел – Көнчыгыш календаре буенча  Юлбарыс елы икәнен сез инде яхшы беләсез. Юлбарыс — курка торганнардан түгел, ул маҗаралар ярата.

Димәк, безне дә күңелле маҗаралар көтәдер дип ышанабыз. Яңа ел көтелмәгән вакыйгаларга да бай булачак, кыскасы.

2022 елда берьюлы өч икеле бар. Нумерологиядә 2ле – йомшак, дипломат, бәхәскә керми, гафу итә белә торган сан. Ә менә аңа каршы һөҗүм башланса, ул теләсә нинди каршылыкка әзер. Бу бер генә сан турында әле, ә киләсе елга өч икеле булачак.

Юлбарыс елын каршы алганда, зәңгәр, кара, соры, ак, кызгылт-сары төстәге киемнәр кияргә кушалар. Алар, имештер, бәхет китерә.

Гөлинә Гусамова


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Нинди булса да, юлбарыс елы бары тик яхшы яңалыклар белән сөенлерсен иде.