Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Җәйне файдалы үткәр!

15нче июльдән балалар өчен Әдәби марафон башлана.

Фото: https://infourok.ru/

Онлайн-проект 21 көн дәвам итәчәк. Проектның азагына барлык кагыйдәләрне дә үтәп барып җиткән катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Ничек катнашырга?

  • 21 көн дәвамында "марафончылар" татар әдәби әсәрләрен (романнар, повестьлар, пьесалар, шигырьләр, ...) укыйлар һәм әлеге укыган әсәрләрдән иң кызыклы өлешләрне үзләренең ВКонтакте аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштыра баралар.
  • Язмалар татар шрифтын кулланып урнаштырылырга тиеш.

Әдәби марафонда катнашу нәрсәгә өйрәтә?

  • #әдәбимарафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект.
  • #әдәбимарафон проекты кешеләрне шулай ук тайм-менеджментка (көн дә китап укырга вакыт табарга) өйрәтә,
  • татарча дөрес сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгыта,
  • яңа фикердәш дуслар табарга мөмкинлек бирә (марафончылар өчен проект барышында аерым чат ясала һәм анда җанлы әңгәмәләр оештырыла).

 

1-21 нче апрель көннәрне үткәрелгән җиденче марафон дөньякүләм исеменә лаек булды, анда Австралиядән (Аделаида), Башкортстан һәм Марий-Эл Республикаларыннан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижау, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән дә катнаштылар.

Тулырак мәгълүмат Татар мәгарифе порталында булачак.

 Монда кереп фикереңне калдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев