Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

ВКда «утырасыңмы»?

Социаль челтәрләр арасында Вконтакте үзенең озын гомерлелеге белән аерылып тора - аңа 2006 елның 10 октябрендә нигез салына.

Әлеге социаль челтәрне еш кулланасызмы? Ни өчен кулланасыз? дип үзебезнең хәбәрчеләребез арасында сораштыру үткәреп алдык.


Күпләр инде ВКонтактены онытып барсалар да, мин әлеге челтәрне бүгенге көдә дә актив кулланам, Башка социаль челтәргә керү мөмкинлеге булмаганда (май, июнь, июль айларында бөтенләй керә алмадым), әлеге социаль челтәр миңа бик нык ярдәм итә иде. Барлык яңалыкларны, кызыклы чараларны шуннан гына белә идем мин. Ә хәзер ВКда күбесенчә музыка тыңлыйм, аралашам.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе.


Мин аның белән бик еш кулланам, чөнки аралашу, музыка тыңлау, төрле хәбәрләр белән танышу өчен бик кулай социаль челтәр. Әмма һәр әйбернең уңай һәм тискәре яклары бар. Бу приложениеда миңа ошап бетмәгән бер ягы бар: анда еш кына «глюк»лар була. Вакыт үткән саен аның яңа версияләрен чыгалар, бусы шәп! Шуңа да карамастан, телеграмга караганда, ВКны мин якынрак күрәм.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.


Миңа калса, ВКонтакте хәзер үз актуальлеген югалтты. Алмашка чагыштырмача яңа булган Тик-ток, Инстаграм кебек социаль челтәрләре килде. Аңа карамастан, ВКонтакте да замана белән бергә атлый,  яңара, анда да яңа уңайлыклар булдырыла. Димәк, әле ВКонтакте яшәячәк. Шәхсан үзем аны бары тик музыка тыңлау өчен генә кулланам һәм әллә нигә бер - аралашырга.

Айгөл Фаттахова, Арча районы.


Әйе, файдаланам, мин анда күбесенчә музыка тыңлыйм яисә дусларымның сторисларын карыйм. Шулай ук алар белән аралашам да. Ә 11нче октябрьдә минем туган көнем.

Чулпан, Яңа Чишмә районы.


ВКонтактены күпләр  онытса да, инстаграм платформасы белән уңайсызлыклар килеп чыккач, VPN тарихы башланды һәм халык янәдән ВК челтәренә күчте. Үзем инста дөньяны күбрәк яратам. Дус-танышларның күбесе ВКга күчү сәбәпле хәзер үзем дә дә монда еш утырам. Якын кешеләр белән аралыкны югалтасым килми. Музыка тыңлау өчен дә кулай.

Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.


Мин Вкда кинолар карыйм. Класс төркеме дә бар анда. Бер-беребезгә кызыклы кинолар «ташлыйбыз» шунда. Музыка тыңлыйм. Дусларның, танышларның туган көннәрен шуннан күреп котлыйм. Кыскасы, мин ВКны файдалы дип уйлыйм.

Салават Салимов, Чаллы шәһәре 19нчы мәктәп.


Мин ВКда фотолар саклыйм. Яшерен альбомнар ясыйм да шунда фотоларны тутырам. Телефонда урын беткәч, булыша. Музыка тыңлыйм инде. Мин анда аралашмыйм.

Айгөл Хәсәнова, Мөслим районы, Мөслим мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев