Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Умартачылар династиясенең дәвамчысы

Безнең хәбәрчеләребез арасында умартачылар да бар. Әле бер көнне генә менә шундый сөйләшү булган иде.

Фирүзә:

– Хәерле көн! Без бал алдык әле менә, матур ага, әйеме?

Иделия:

– Бик тә! Сездә ничә умарта бар?

Фирүзә:

– Санаган юк.

Иделия:

– Менә санарга бер сәбәп сиңа!

Фирүзә:

– Бал алганда да санамыйсың, «Әй сәнә, один больше, один меньше» диясең дә, вәссәлам!

Иделия:

– Без дә бабам белән бал алдык. Бездә бер генә умарта, ун литр балы чыкты.

Фирүзә:

– Санадым, бездә 16 оя. Әтием безнең умартачылар династиясенең 5нче буыны.

Иделия:

– Минем бабам умартачы. Элек, мин бәләкәй чакта, бездә дә умарта күп иде. Ләкин күпчелеге кышны чыга алмадылар.

Фирүзә:

– Бәләкәй чакта, 1-2 яшьләрдә, мин әниләрдән качып балкортлары янына йөри башлаганмын. Керә торган тишекләренә күземне тыгып карап басып торганмын икән. Яхшылык белән дә әйтеп караганнар, орышып та инде... Вот кыюлык булган миндә! Хәзер кая киткәндер инде ул!

Таңсылу:

– Ә минем әтием умартачы. Әле 2 көн элек бал аерттык. Мин дә булыштым әтигә. Элек әти бал аертканда карап кына тордым. Бик җинел эш кебек тоела иде миңа. Хәзер, үзем булыша башлагач, авыр икәнен аңладым. Кул тиз арый. Ләкин бал аерту миңа ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев