Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Туган көн тортын... табынга куябыз!

Туган көннәрне оештыра белү кирәк, диләр белгечләр.

Туган көн... Иң көтеп алынган һәм иң истә калган көн бит инде ул, әйеме? Дөрес, еш кына ул без көткәнчә үк күңелле узмаска да мөмкин. Бу нәрсә белән бәйле соң? Беренче чиратта, туган көннәрне оештыра белү кирәк, диләр белгечләр.

Ничек телибез — шулай 
Иң элек шуны онытмыйк — ул нәкъ менә туган көнен билгеләп үтүченең теләк-хыялларын истә тотып оештырылырга тиеш. Мөмкинлектән чыгып, әлбәттә. Теләгегез бик көчле булса да, мисал өчен, туган көнгә бөтен сыйныфны (ярый да авылда сыйныф саен бер-ике кеше, шәһәрдә алар 25-30 да була) чакырып бетереп булмаячак. Кайберәүләр, гомумән, шау-шулы, ыгы-зыгылы бәйрәмнәр яратмаска мөмкин — моны да исәпкә алырга кирәк.

Бюджеттан чыкмаска!

Теләсә нинди бәйрәмне оештырганда, аның уртача бюджетын күзаллап карыйлар. Сезнең әниләрегез өчен дә бик актуаль инде бу. Шуңа күрә, туган көн турында хыялланганчы, башта әти-әнинең мөмкинлеген ачыкларга тырышырга кирәк. туган көннәр кафеда узса — бер бәя, өйдә — икенче. Бер-ике дустың белән кинофильмга барсаң, бөтенләй өченче. өйдәгеләр сине ничек кенә яратмасын, туган көнне зурлап үткәрә алмаска да мөмкиннәр. Моңа үпкәләмәскә кирәк.

Бүләк сайлыйбыз

Туган көнгә һәрберегез бүләк көтәдер, әйеме? Бүләктән кайберәүләр сюрприз ясыйлар. Андый экспериментлардан сакланыбрак торыгыз әле сез булмаса. Иң яхшысы — дустыгызның туган көненә нәрсә көтүен ачыкларга тырышырга кирәк. Әйе, сезнең «заказать ителгән» бүләк анда бик көчле тойгылар уятмаска да мөмкин. Аның каравы, кирәксез бүләк биреп уңайсыз хәлгә дә калмаячаксыз. 
Иң мөһиме — бүләк артык кыйммәтле дә, бик очсызлы да булмаска тиеш.

Ничә кеше чакырырга?

Әти-әниегез сездән һичшиксез: «Ничә кеше чакырдың?» дип сораячак. Мондый чакта кеше санын ике-өчкә арттырып әйтергә кирәк икән. Кем белә — бәлки берәр дустыгыз үзенең берәр дустын ияртеп килер. Һәм тагын бер мөһим кисәтү — дусларыгыз үзара конфликтта булса, аларны бер табын артына чакырмагыз.

Сценарий кирәк

Туган көнгә нинди сценарий инде аңа дия күрмәгез. Бик тә кирәк ул. Сценарий кызыклырак булсын дисәгез, кичә өчен аерым бер тематика да сайларга була. Әйтик, супергеройлар булып киенергә. Актив уеннар, өстәл уеннары, интеллектуаль уеннар, һәртөрле квестлар — берсе дә онытылмасын.

Табын

Табынны әти-әниләрегез үзләренчә әзерләргә тырышыр — традицион салатлар, аш, икенче ризык тәкъдим итәр — рәхмәт әйтеп баш тартыгыз. Һәм, заманчарак өстәл — әйтик, фуршет ясарга тәкъдим итегез. Дусларыгызга ул, һичшиксез, ошаячак. 

Тенденциягә иярмибез

Туган көн үткәргәндә без еш кына чит ил йогынтысына биреләбез икән. Ягъни Америка, Европадагы тәртипләрне өлге итеп алабыз. Ризыкка кадерсез караш — шуларның берсе. Хәзер туган көнгә дип алынган тортны бәйрәм иясенең йөзенә каплау гадәте бар икән. Бердән, матур гадәт түгел. Һәм зур гөнаһтыр да инде ул! Шулай бит, әйеме?! 


Ләйлә Нуриева:
— Соңгы елларда гына традициягә кереп бара әле бу — төнге 12дә шарлар һәм торт белән өенә барып котлыйбыз. Иң кызыгы — торт ашалмый... биткә оча. 12дә барып булмаса, шул көнне көндез. Менә бүген төнлә дә иптәш кызны шулай итеп котладык. Бик кызык һәм истә калырлык була инде. Дөрес, кайберләр алдан ук «миңа торт кирәкми» дип кисәтеп куя. 
Нәркизә:
Мин үземнең туган көнне дуслар белән үткәрәм. Көне дә нинди бит әле — 7 мартта! Иң күңелле мизгел — кичке сәгать уникеләрдә әти-әнинең котлавы. быел миңа чәчәк белән матур йөзек бүләк иттеләр.
Латифә:
— Ә мин әле үткәрмәдем, минем 19 августта булачак.
Без Турциядә булачакбыз, Алла бирса. 
Айзилә: 
— Сәлам, барыгызга да! Мин бу соңгы елларда туган көнемне авылда үткәрәм. Дөресен әйткәндә, туган көн бәрәңге җыйган вакытка туры килә. Беркайчан да дусларым белән үткәргән юк, шул гына бик моңсу. Быел, Алла бирса, дусларым белән берәр кая барып үткәрербез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев