Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Телләр белгән - илләр белгән

Тәрҗемә итү вакытында тәрҗемәченең пульсы минутына 160 тапкыр тибә икән. Бу штангачыларныкына караганда 20 тапкыр күбрәк.

Полиглот-рекордчы
Дөньяда 300 меңнән артык һөнәри тәрҗемәче бар. Бу – Җир шарындагы халыкның якынча 0,004 проценты. Гиннессның рекордлар китабы 
мәгълүматлары буенча, полиглот-рекордчы дигән горур исемне Британиядә яшәүче Канада лингвисты Александр Аргуэльес йөртә. 1985 елда рекордлар комиссиясе әгъзалары Александрның 43 тел белүен раслаган. 

Баск, эскимосс, навахо...
Дөньяда якынча 7 мең тел исәпләнә, шул ук вакытта Җир шарында яшәүче халыкның күпчелеге нибары 23 телдә генә сөйләшә. Кайсы телнең иң катлаулы булуын төгәл билгеләү шактый проблемалы. Әмма мәгълүматлар буенча, баск, эскимосс, навахо, чиппева, табасаран һәм кытай телләре өйрәнү ягыннан иң катлаулысы, дип санала. 

Иң беренче өчлек
Тәрҗемәчеләр китапларны, гадәттә, иң еш кулланылышта булган биш телгә тәрҗемә итәләр. Алар – инглиз, алман, француз, испан һәм япон телләре. Китаплары иң еш тәрҗемә ителгән автор – Агата Кристи (7233 тәрҗемә). Икенче урында – Жюль Верн (4751 тәрҗемә). Лидерлар өчлеген 4293 тәрҗемә белән Уильям Шекспир йомгаклый. 
Л.Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романында 460 меңгә якын сүз бар. Шунысы кызык, инглизчә тәрҗемәдә якынча 100 мең сүзгә күбрәк. 

125 телдә җырланган җыр
Һиндстан халкы үзенең музыкальлеге һәм бию сәләте белән дан тота. Һинд җырчысы Газал «Гандиның алтын хыяллары» җырын 125 телдә башкарган һәм альбом чыгарган. Алар арасында амхар, бенгали, хорват, эсперанто, фиджи, грек, иврит, итальян, япон, кашмири, малайя, непал, поляк, рус, үзбәк, вьетнам һәм зулус телләре бар. 

Ешрак тибә
Медицина экспериментлары шуны ачыклаган: тәрҗемә итү вакытында тәрҗемәченең пульсы минутына 160 тапкыр тибә, бу штангачылар-
ныкына караганда 20 тапкыр күбрәк. 
Ә энцефалограмма (баш мие активлыгы) гадәттән тыш арта. Баш миенең актив эшләве аркасында, синхрон тәрҗемәчеләр һәр 20-30 минут саен алышына.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев